“Адымнарга” - адымнар
Чаллыда “Адымнар” дип аталган яңа күп телле белем бирү комплексы яңа уку елына укучылар туплады. Әлеге мәктәп ТРның Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев проекты буенча төзеде. Мондый мәгариф учреждениесе республикада Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә эшли инде. Һәм менә, ниһаять, быелдан ул Чаллыда да ишекләрен ачачак. Монда мәктәпкәчә белем бирү бүлеге һәм полилингваль мәктәп булачак.